ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рус география җәмгыяте «Россиянең иң яхшы гиды» Бөтенроссия конкурсын игълан итте

29 апрель 2019, 21:44

«Өлкәннәр» номинациясенең иң яхшы гидлары 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, ә «балалар» номинациясе лауреатына видеокамера биреләчәк.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдән 31 июльгә кадәр Рус география җәмгыяте «Россиянең иң яхшы гиды» Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул итә. Бу хакта Рус география җәмгыяте башкарма дирекциясе хәбәр итә.

Конкурста 12 яшьтән олырак булган һәркем катнаша ала. «Бәйге өчен — Россиянең музей, мәдәни яки табигый истәлекле урыннары турында ачык, кызыклы һәм дөрес хикәяләүче ике минутлык видеоролик төшерергә һәм аны «Россиянең иң яхшы гиды» проекты сайтына (лучшийгид.рф) урнаштырырга кирәк», — диелә хәбәрдә.

Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурсның максаты - үз төбәгенә башкаларны да гашыйк итәрдәй мавыгучан һәм талантлы кешеләрне табу.

Проект җиңүчеләре «Минем Планета» телеканалы фильмнары геройлары булачак, ә аларның авторлык экскурсияләре бөтен илгә күрсәтеләчәк.

«Өлкәннәр» номинациясе иң яхшы гидлары 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, ә «балалар» номинациясе лауреатына видеокамера биреләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10