ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театрының “Тормышмы бу?” спектакле берьюлы дүрт халыкара фестивальдә катнаша

29 апрель 2019, 19:44 , Фото: Салават Камалетдинов

Камал театрының “Тормышмы бу?” спектакле берьюлы дүрт халыкара фестивальдә катнаша Айдар Җаббаровның "Тормышмы бу?" спектакле – алты номинациядә "Алтын битлек" номинанты.

(Камал, 29 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Тормышмы бу?" спектакле якын арада берьюлы дүрт халыкара фестивальдә катнашачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Фестиваль тарихы Уфа шәһәрендә VII "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестиваленнән башлана. Спектакль 24 майда М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә уйналачак.

Икенчесе - Санкт-Петербургта XX "Радуга” халыкара театр фестивале. Спектакль 28 майда Санкт-Петербургның А.А.Брянцев исемендәге Дәүләт Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Фестиваль программасында шулай ук Франция, Швейцария, Эстония, Кытай, Бөекбритания, Мәскәү, Санкт-Петербург, Карелия һәм Якутиядән театрлар катнаша.

6 июньдә спектакль Камал театры сәхнәсендә Төрки халыкларының XIV "Нәүрүз" Халыкара театр фестивалендә тәкъдим ителә. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан театрлар катнаша.

18 июньдә исә, спектакль, Оренбург шәһәренең XI "Гостиный двор" халыкара театр фестивале кысаларында, М.Горький исемендәге Оренбург дәүләт драма театры сәхнәсендә уйнала. Фестиваль афишасында Казахстан, Мәскәү, Самара, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Бугуруслан һәм Орск театрлары бар.

  • "Тормышмы бу?" спектакле – алты номинациядә "Алтын битлек" номинанты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10