ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Ялгыш үз аягына атып һәлак булган аучының үлеме буенча тикшерү үткәрелә

29 апрель 2019, 17:22

Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен тикшерә.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 27 апрель көнне Алексеевск районында 36 яшьлек Казан кешесе ауда вакытта яраланып һәлак була. Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча органнары башлангыч тикшерү уздыра. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Ир-ат ауга казлар атарга чыккан. Казга төбәп атып, ул яраланган кош янына йөгергән, тик бу вакытта ялгыш кына ау мылтыгыннан аягына ата. Дуслары ир-атны машинада хастаханәгә илтә, ләкин бик күп кан югалтуы аркасында ул вафат була.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә, аннан процессуаль карар кабул ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10