ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

«Россия ел укытучысы - 2019»ны октябрьдә Мәскәүдә сайлаячаклар

29 апрель 2019, 16:13

Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны Казанның 2нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәитов тәкъдим итәчәк.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). «Россиянең ел укытучысы - 2019» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы җиңүчесен 4 октябрьдә атаячаклар. Конкурска йомгак ясау һәм ябылу тантанасы Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Өченче тур Мәскәүдә 3 октябрьдә узачак. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнәчәк, ә инде 4 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда 2019 елда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын ябылу тантанасы узачак», – диелә министрлык хәбәрендә.

Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын ачу 22 сентябрьгә планлаштырылган. 23-28 сентябрь көннәрендә узачак беренче турда конкурсның 15 лауреаты билгеләнәчәк. Икенче турда, 29-30 сентябрьдә, биш призерны сайлап алачаклар.

Татарстанны «Россиянең Ел укытучысы - 2019» Бөтенроссия конкурсының финалында Казанның 2нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәитов тәкъдим итәчәк. Нәкъ менә ул «Татарстанның ел укытучысы - 2019» һөнәри осталык конкурсында җиңүче булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10