ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Агач утырту савап, ә корыганнарын кисәргә рөхсәт - "Шәһри Казан" газетасы

29 апрель 2019, 12:48

Россиядә быел 1380 янгын урманнарның 300 мең гектар өлешен ялмап узарга өлгергән.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Дамир Бәдриев). Татарстанда урманнар 1 миллион 300 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Галәмәт зур булса да, урман «кояш баласы» шикелле карап һәм хәстәрләп торуга мохтаҗ.

Россиядә быел 1380 янгын урманнарның 300 мең гектар өлешен ялмап узарга өлгергән инде. Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бу хәбәрне ачы сабак сыйфатында әйтте. Шөкер, республикабызда 2011 елдан бирле урман янгыннарына юл куелмый.

Әйдәгез агач утыртырга!

Татарстанда 27 апрельдә «Урман утырту көне» акция­се үткәрелә. Әлеге чарада барлык муниципаль районнар да катнаша. Казан тирәсендә урман утырту өч участокта оештырыла: Биектау районындагы Дачное бистәсендә, Питрәч районындагы Иске Шигали авылында һәм Лаеш районындагы Вороновка авылында.

– Быел «Урманнарны сак­лау» федераль проекты кысаларында, 1729 гектарда урман торгызу, ягъни агач утыр­ту эшләре башкарылачак. Ерганакларга һәм тау битләренә дә (2 мең гектарда) агачлар утыртыла. Узган ел агач утырту өмәләрендә 50 меңнән артык кеше катнашкан иде, быел да урманны яраткан кешеләрне өмәгә чакырабыз. Утырту чималы җитәрлек, 3,8 миллион берәмлек кәлшә-үсенте әзерләнде, – диде министр Равил Кузюров.

Утын кисәргә ярый

Россиядә урман кисүгә кагылышлы законнар кырысландырылган иде. Ләкин урманнар корыган һәм ауган агачлар белән тула башлады. Бу үз чиратында янгын куркынычы да тудыра. Республикада да, 2010 елдан башлап, «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләре үткәрелә. Быел ул ике этапта уза: 22 апрель-22 июнь һәм 16 сентябрь-16 ноябрь аралыкларында. Татарстан Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлыклар һәм ведомстволар, предприятие­ләр һәм оешмалар хезмәткәрләре, студентлар һәм волонтерлар урман чистарту өмәләрендә катнаша. Узган ел урманнарда 3740 кубометр корыган ботаклар, шулай ук көнкүреш чүпләре җыеп алынган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10