ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда бала коляскасы тартып юл аша чыгып барганда машина бәрдергән хатын исерек булган

29 апрель 2019, 10:42 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казанда бала коляскасы тартып юл аша чыгып барганда машина бәрдергән хатын исерек булган Юл һәлакәте узган шимбәдә Назарбаев урамында килеп чыккан.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Казанда бала коляскасы тартып юл аша чыгып барганда чит ил машинасы бәрдергән хатын-кыз исерек булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

«Узган шимбәдә исерек хәлдәге хатын-кыз Назарбаев урамында бала коляскасы тартып тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган. Кайсыдыр мизгелдә коляскага «Опель» автомобиле килеп бәрелгән. Хатын-кыз зыян күрмәгән, бала исә җиңелчә тән җәрәхәтләре алган», - дип белдерде чыганак.

«Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хатын-кызга карата исерек хәлдә юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм ата-ана тарафыннан балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәгән өчен административ материаллар төзегән», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10