ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 елда «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан Антальягә 300 меңгә якын турист килгән

29 апрель 2019, 09:43 , Фото: архив tatar-inform, архив/Султан Исхаков

2018 елда «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан Антальягә 300 меңгә якын турист килгән Төркиянең Казандагы Генераль консулы 2019 елда туристлар саны тагын да артыр дип өметләнә.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). 2018 елда «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан Антальягә 300 меңгә якын турист килгән. 2019 елда аларның саны тагын да артачак. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Татарстанны алсак, биредә «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары эшли. Шулай ук чартер рейслары да бар. Эш шунда ки, Татарстан халкы әлеге аэропортлардан гына файдаланмый. Кемдер Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән килә, шуңа күрә вазгыятьне күзәтү кыен. Әмма шуны әйтергә мөмкин: 300 меңгә якын турист Анталья һәм Даламанга «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан килде», - дип хәбәр итте дипломат.

Интервью с Генеральным консулом Турции в РТ

Моннан тыш, Генераль консул хәбәр иткәнчә, быелның апреленә булган мәгълүматларга караганда, Төркиягә турпакетларның 30 процентын Россия туристлары сатып алган. 2019 елда Россиядән Төркиягә туристлар агымының тагын да артуы көтелә, диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10