ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тәтеш районында язгы кыр эшләре башланды

29 апрель 2019, 01:00 , Фото: tetyushy.ru

Тәтеш районында язгы кыр эшләре башланды Бүгенге көнгә район буенча барлыгы 40 процент чәчүлек материал эшкәртелгән, бурыч – 7500 тоннадан күбрәк чәчүлек эшкәртү.

(Тәтеш, 29 апрель, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары").  Авыл хуҗалыгы предприятиеләре мәгълүматлары буенча, “Колос”, “Авангард”, “Родина” эшчәннәре беренчеләрдән булып берьеллык үләннәрне чәчүгә кереште. “Колос”, “Авангард”, “Родина”, “С. М. Казаков”, “Ф. М. Җәләлиев”, “Татарстан”, “Маяк”, “Заря” һәм башкалар арпа чәчүне алып бара. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Нива”да сабан бодае чәчүгә керештеләр. “Содружество”, “Бакырчы”, “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары шикәр чөгендере чәчү белән мәшгуль, ул район буенча тулаем 5840 гектарны билиячәк.

Хуҗалыкларда чәчүлекләрне инкрустацияләү бара – бүгенге көнгә район буенча барлыгы 40 процент чәчүлек материал эшкәртелгән, бурыч – 7500 тоннадан күбрәк чәчүлек эшкәртү.

Күпьеллык үләннәрне, көзге иген культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру буенча эшләр уңышлы тәмамланган. Үсемлекчеләр планны үтәп, 18163 гектар көзге иген культурасын, 8511 гектар күпьеллык үләнне өстәмә тукландырган һәм тырмалаган.

Район буенча барлыгы 45180 гектар мәйданда сабан ашлыгы, шул исәптән 27159 гектар бөртекле культура җитештерү күз уңында тотыла. Сабан ашлыгы чәчүгә көндәлек эшкәртү 500 гектар тәшкил итә, арпа чәчү дә – шулкадәрле күләмдә.

Районда тәҗрибәле белгечләр һәм механизаторлар хезмәт куя. Бу барлык зур күләмле язгы кыр эшләрен тиешле вакытта һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыгу ышанычын уята.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10