ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Ютазы табиблары медицина хезмәткәрләре спартакиадасында уңышлы чыгыш ясаган

28 апрель 2019, 23:00 , Фото: yutazy.ru

Ютазы табиблары медицина хезмәткәрләре спартакиадасында уңышлы чыгыш ясаган Гүзәл затлар швед эстафетасында һәм волейбол буенча икенче урынга чыккан.

(Ютазы, 28 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы Минзәлә районында узган медицина хезмәткәрләре спартакиадасында катнашып кайткан.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Гүзәл затлар швед эстафетасында һәм волейбол буенча икенче урынга чыккан, шахмат тактасы артында барган ярышларда алар өченче урынга калган. Ир-егетләр бадминтон һәм өстәл теннисында икенче урынга лаек булырлык нәтиҗәләр күрсәтсә, ә менә швед эстафетасында алар өченче урынга чыккан.

Ахыр чиктә, Ютазы районы медицина хезмәткәрләре командасы дүртенче урынга лаек булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10