ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары -5 градуска кадәр суыклар булачагы турында кисәтә

28 апрель 2019, 15:08 , Фото: архив/Владимир Васильев

Татарстан синоптиклары -5 градуска кадәр суыклар булачагы турында кисәтә
Республикада урыны белән яңгыр һәм юеш кар булырга мөмкин.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 апрельдә, кичен һәм төнлә Татарстан территориясендә -5 градуска кадәр суыклар булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез һава +6...+9 градуска кадәр җылына.Төбәкнең төньяк-көнбатышында җылырак, көньяк-көнчыгышта салкынрак булачак.

Шул ук вакытта республикада урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, киләсе атна башында Татарстанда һава торышын салкын төньяк антициклоны билгеләячәк. Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 7-8 градуска түбән төшәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10