ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Новгородта татар аллеясына нигез салыначак көн билгеле

28 апрель 2019, 14:04 , Фото: nizgar.ru

Түбән Новгородта татар аллеясына нигез салыначак көн билгеле Татар аллеясын утырту 18 май көнне 10.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Түбән Новгородта татар аллеясына 18 майда нигез салыначак. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләре сайты хәбәр итә.

Түбән Новгородта татар аллеясына нигез салыну буенча килештерү һәм агач утыртуны әзерләү буенча эшләр уңышлы тәмамланды. 18 майда, безнең аллеяны утырту көнендә, барыгызны да бәйрәм итүгә, ә бәлки тарихи вакыйгага чакырабыз.

Татар аллеясы янында бу хакта тарихи белешмә белән истәлекле билге булачак. Татар аллеясы урыны 1 май паркы янында. Монда ел саен Сабан туе бәйрәме үткәрелә.

Татар аллеясын утырту 18 майда 10.00 сәгатьтә башлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10