ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мордовиядә Коръән уку бәйгесендә егерме кыз катнашкан

28 апрель 2019, 12:45

Җиңүчеләргә призлар һәм дипломнар тапшырылган.
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Мордовия Республикасының Ләмбрә авылында кызлар арасында узган Коръән уку бәйгесендә 20 кеше катнашкан. Бу хакта Мордовия мөселманнарының социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Чара якшәмбе мәктәбендә ислам дине буенча курслар тәмамлануга багышланган. Аны Ләмбрә авылының "Иман" мөселман оешмасы үткәргән. 
 
Катнашучыларга  7-10 һәм 10-15 яшь категорияләренә бүлеп бәя биргәннәр. Алар курслар дәвамында өйрәнелгән 25 доганың дүртесен сөйләргә тиеш булган. 
 
Җиңүчеләргә призлар һәм дипломнар тапшырылган һәм катнашучыларга чәй табыны әзерләнгән. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10