ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актаныштта шәхси хуҗалыклар тракторлары техник карау узды

28 апрель 2019, 06:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актаныштта шәхси хуҗалыклар тракторлары техник карау узды Техник карау төгәлләнгәннән соң, техника белән юлларда йөрерргә ярый дигән белешмә бирелде.

(Актаныш, 28 апрель, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Рузилә Хәсәнова). Такталачык җирлегендә шәхси хуҗалыклардагы тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җирлектә 58 данә трактор һәм тагылмалар исәпләнеп, шуларның барысы да диярлек техник карауга чыккан иде. Илдус Хәкимов аларның барысын да энә күзеннән үткәрде. Әлеге мөһим чарага бик җаваплы әзерләнгән кешеләр белән рәттән, бармак аша караучылар да юк түгел.

- Безнең райондагы 52 процент техника шәхси кулларда. Юллардагы иминлекнең дә нигезен шулар тәэмин итә дип әйтергә кирәк. Хуҗалыкларда техника каравы яхшы гына узды. Хәзер менә шәхси кешеләрдәге техниканы карыйбыз. Карау барышында беренче игътибарны документларга юнәлтсәк тә, руль, тормоз, ут системаларын да ныклап тикшерәбез, - диде Илдус Хәкимов.

Такталачык җирлегендә дә берничә кеше техникасын карауга алып чыкмаган. Арада аптечка өйдә калган диюче дә булды. Ә бит юлда йөргәндә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. ГАИ хезмәткәрләре туктатканда да аптечкам, янгын сүндерү җайланмам өйдә калган дип булмый. Димәк, һәр техника хуҗасыннан җавапчылык таләп ителә. Техника карауга ныклы әзерлек белән килгәннәрнең күпчелекне тәшкил итүе, уңай күренеш билгеле.

Техник карау төгәлләнгәннән соң, техника белән юлларда йөрерргә ярый дигән белешмә бирелде. Ә бер-ике трактор хуҗасына 20 көн эчендә булган җитешсезлекләрен бетереп, кабат техник карау үтәргә кушылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10