ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге Тукай һәйкәле янында концерт күрсәтте

27 апрель 2019, 17:29 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге Тукай һәйкәле янында концерт күрсәтте Россия башкаласында татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алдылар.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә, бөек татар шагыйре туган көндә, Мәскәүдә яшәүчеләр аның һәйкәленә чәчәкләр салды. Биредә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге концерт программасы тәкъдим итте, анда бөек шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан, шагыйрьнең һәйкәле каршында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов чыгыш ясады.

Эмиль Фәйзуллин чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән сәламләде, Тукай туган көне һәм туган тел көне белән котлады. «Аның шигырьләре һәм китаплары бөтен дөнья буенча яши. Яшәсен Тукай. Яшәсен туган телебез!", - диде ул.

Чарага Мәскәү татар җәмәгатьчелеге, башкаланың Татар мәдәни үзәге вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, туган телне, мәдәниятне һәм тарихны хөрмәт итүче гади кешеләр җыелды. Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп укучысы Эмилия Мостафина Бөек Тукайның «Туган тел» шигырен укыды.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегеннән шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кәрзине куелды, диелгән бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10