ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

2020 елда Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты булачак

27 апрель 2019, 17:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

2020 елда Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты булачак Россиянең җәйге чемпионаты соңгы елларда "Олимпийский" спорт комплексы бассейнында уза иде.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). 2020 елда йөзү буенча Россия чемпионатлары Казанда һәм Санкт-Петербургта узачак. Бу турыда Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальниковка сылтама белән Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россиянең җәйге чемпионаты соңгы елларда "Олимпийский" спорт комплексы бассейнында булды. Май азагында ул ремонтка  ябыла.

"Президиум йөзү буенча Россия җәйге чемпионатының Казанда узачагын раслады, ә менә кышкы, кыска суда, Санкт-Петербургта узачак", - дип сөйләгән Сальников. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10