ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Түбән Новгородта табигый янгыннар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелде

27 апрель 2019, 16:44

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк башлыгы мәгълүматларына караганда, өлкәдә коры үлән януның 500дән артык очрагы теркәлгән.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Шәһәрдә табигый янгыннар саны арту сәбәпле, Түбән Новгород мэры Владимир Панов 26 апрельдән башлап гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карарны имзалады. Бу хакта  «Интерфакс» хәбәр итә.

Режим гамәлдә булган вакытта шәһәрлеләргә урманнарда һәм торфлыкларда булу, үлән һәм чүп-чарны яндыру, учаклар кабызу һәм урман-парк зоналарында шашлык кыздыру тыела. Кагыйдәләрне үтәүне патрульләр күзәтеп торачак.

Элегрәк Түбән Новгород өлкәсе территориясендә янгын куркынычы зур булу сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк башлыгы мәгълүматларына караганда, өлкәдә коры үлән януның 500дән артык очрагы теркәлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10