ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Уфада танылган режиссер Әмир Абдразаковны искә алу көннәре була

27 апрель 2019, 15:21

Әмир Абдразаков иллегә якын телефильм төшергән, алар башкорт телевидениесенең алтын фондына кергән.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). 29-30 апрель көннәрендә Уфада Башкортстанның күренекле мәдәният эшлеклесе, актер, сценарист, режиссер, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Әмир Абдразаков тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар була. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

29 апрель көнне “Родина” кинотеатрында аның “Минем халык җырлары”, “Туй”, “Килен төшә” фильмнары күрсәтеләчәк. Шулай ук искә алу кичәсендә фотокүргәзмә, хезмәттәшләре - сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре һәм танылган Абдразаков иҗади гаиләсе вәкилләре белән аралашу көтелә. 30 апрельдә Башкорт опера һәм балет театрында “Мин бу дөньяга сокланам” дип исемләнгән концерт узачак. 

Ул “Әхмәт-Зәки Вәлиди Тоган”, “Акмулла”, “Минем халык җыры”, “Туй”, “Ишмулла”, “Күңел канатлары”, “Заһир Исмәгыйлев”, “Безнең Зәйнәб” документаль һәм нәфис фильмнарын төшергән. Иҗади биографиясендә иң мөһим дип санаган “Минем канатларым” фильмы тәмамланмаган. Фильм нигезендә уллары — танылган опера җырчылары Әскәр һәм Илдар Абдразаковлар тарихы булырга тиеш иде.

Башкорт һәм Россия мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Әмир Абдразаковка “Башкортстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме бирелгән. Аның милли герой Салават Юлаевның тормышы һем батырлыгы турында тарихи-биографик киноочеркы С. Юлаев исемендәге Башкортстан Республикасы Дәүләт премиясе белән билгеләнгән.

Әмир Абдразаков “Башкортстан” киностудиясенә нигез салучы, аның беренче директоры булып тора. 2018 елда киностудиягә аның исеме бирелгән. Ул Башкортстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе, Россиянең “Ника” кинематография сәнгате академиясе әгъзасы, Россия Кинорежиссерлары гильдиясе һәм Башкортстан Театр эшлеклеләре берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10