ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Җырчы Алсуның кызы “Голос. Дети” проектында җиңде

27 апрель 2019, 09:39

Микелла Абрамова өчен тамашачыларның 56,5 проценты тавыш бирде.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Җырчы Алсу һәм Ян Абрамовның кызы Микелла Абрамова “Голос.Дети” проектының алтынчы сезонында җиңде.

Микелла җырчы Светлана Лобода командасын тәкъдим итте. Яшь солист финалда чыгыш ясаганнан соң, остазлар Валерий Меладзе һәм Пелагея командаларыннан өстен чыкты.

Суперфиналда җиңү өчен Микелла белән Нино Чеснер һәм Роберт Багатян ярышты. Мәскәү кызы Нинога бары сигез яшь, ул тамашачыларны Эдит Пиаф җыры белән әсир итте. Ә Роберт тамашачылар күңеленә Фредди Меркьюри образы белән кереп калды.

Нәтиҗәдә күпчелек тамашачы 10 яшьлек Микелла өчен тавыш бирде һәм ул шоу җиңүчесе булды. Аның өчен тамашачыларның 56,5 проценты тавыш биргән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10