ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар

27 апрель 2019, 00:00

Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар Чернобыль һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, алар хөрмәтенә куелган ташка чәчәкләр салдылар.

(Әгерҗе, 27 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 26 апрельдә, радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә Әгерҗедә чернобыльчеләрне, вафат булганнарының тол хатыннарын Җиңү скверына митингка җыйдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әгерҗе районыннан радиация һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә 20 ир-егет катнашкан. Бүгенге көндә аларның 12се генә исән-сау. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, хәрби комиссар Илгиз Галиев 33 ел элек Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергия блогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан батыр ир-атларга тирән ихтирамнарын белдерделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

– Сез, сәламәтлегегезне, хәтта гомерегезне дә куркыныч астына куеп, күзгә күренмәс “дошман“ белән көрәшкә күтәрелдегез. Сезнең батырлык һәм фидакарьлек яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә үрнәк булып тора, – диделәр алар.

– Ул көннәрне искә алганда әле дә күзгә яшь тула. Күз алдында күпме кешенең гомере өзелде. Палаткаларда ачлы-туклы яшәдек. Чернобыльдәге 2,5 ай булган вакыт минем бөтен сәламәтлегемне урлады, – диде Рәзил абый Гадршин.

Чернобыль һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, алар хөрмәтенә куелган ташка чәчәкләр салдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10