ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар филологиясе студентлары Тукай шигырьләрен рольләргә кереп укыды

26 апрель 2019, 20:26 , Фото: Зиля Мубаракшина

Татар филологиясе студентлары Тукай шигырьләрен рольләргә кереп укыды “Тамашачыларның хисләнеп китеп тыңлаулары күңелгә якын иде”, - дип уртаклашты алар.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Габдулла Тукай һәм башка әдипләрнең шигырьләрен төрле рольләргә кереп яңгыратты. Бу хакта алар “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Туган тел көне уңаеннан оештырылган тантанада теләгән һәркем катнаша алды. Төп шарт – алып баручылар әйткән рольгә кереп, шигырьләрне яңгырату иде. “Без имтихан биргән рольгә кереп яисә чит ил кешесе булып Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич шигырьләрен укыдык”, - диде алар.

“Безгә тамашачылар көч биреп торды һәм чыгышыбыздан соң кул чаптылар. Аларның хисләнеп китеп тыңлаулары күңелгә якын иде”, - диде татфак студентлары.

“Минем өчен Туган тел көне чыннан да бәйрәм. Барлык кешеләр дә татарча сөйләшергә тырыша һәм татар кешеләре татарча белмәгән дусларына берничә сүз булса да өйрәтә. Бу – уңай күренеш. Бауман урамындагы мохит тә мине канатландыра”, - диде студент Динара Галләмова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10