ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

«Түбән Кама Нефтехим» заводта янгында зыян күргән 16 кешегә компенсация түләячәк

26 апрель 2019, 21:16

Предприятие администрациясе тернәкләнүгә акча бүлеп бирәчәк һәм туганнарына зыян күрүче янына хастаханәгә барырга ярдәм итә.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» хакимияте заводта янгында һәлак булучының гаиләсенә һәм зыян күргән 16 кешегә компенсация түләячәк. Бу мәгълүматны бүген Республика клиник хастаханәсендә табиблар һәм зыян күрүчеләрнең туганнары белән очрашуда «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин хәбәр итте. 

Барлык зыян күрүчеләр – Түбән Кама Нефтехим ике подрядчы оешмасы - «Причал» ҖЧҖ һәм «Төзелеш-монтаж берләшкән компания»се хезмәткәрләре. «Янгында һәлак булган кешенең һәм авыр хәлдәгеләрнең гаиләсенә 1 миллион сум ярдәм, сәламәтлекләренә уртача зыян килүчеләргә 500 мең сум, ә калган зыян күрүчеләргә 250 мең сум түләү хәл ителгән» - диде Азат Бикмурзин.

«Татар-информ» агентлыгы Түбән Кама сәнәгать зонасы территориясендә янгын чыкты дип хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, 17 эшче җитди тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең берсе - 55 яшьлек Юрий Мартемьянов соңрак хастаханәдә үлгән, аның тән өслегенең 98% пешкән.

Хәзерге вакытта авыр һәм уртача авыр хәлдә зыян күргән биш кеше Республика клиник хастаханәсенең пешү үзәгендә. Бүген тагын бер ирне Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән Республика клиник хастаханәсенә күчерәләр. Түбән Кама Үзәк район хастаханәсендә тагын биш зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә кала. Калганнары - Башкортстанда яшәүчеләр Уфа хастаханәсенә озатылган.

Предприятие администрациясе зыян күрүчеләргә тернәкләнү өчен матди ярдәм күрсәтәчәк.

«Моннан тыш, Федераль закон нигезендә, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ куркыныч җитештерү объектларын эксплуатацияләгәндә өченче затлар алдында гражданлык җаваплылыгын һәм барлык кирәкле түләүләрне иминиятләштергән. Һәр зыян күрүчегә, сәламәтлеккә зыян килү авырлыгына карамастан, барлык зыян күргән затларга 2 млн сумга кадәр акча түләнәчәк. Моннан тыш, компания шулай ук якыннарын медицина оешмаларына китерү буенча барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә", - диде Азат Бикмурзин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10