ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Люция Хәмитова: Безнең һәр артистыбыз Тукай премиясенә лаек

26 апрель 2019, 19:44 , Фото: tatarstan.ru

Люция Хәмитова: Безнең һәр артистыбыз Тукай премиясенә лаек Камал театрының өч артистына бүген Тукай премиясе тапшырылды.

(Казан, 26 апрель,“Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган Люция Хәмитова Камал театрындагы һәр артист Тукай премиясенә лаек дип саный. Ул бу хакта премия тапшырылганнан соң "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Камал театры артистлары төркеме - Люция Хәмитова, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен Тукай премиясенә лаек булды.

“Үземне гел бәхетле итеп саныйм. Язмышыма, театрыма рәхмәтлемен. Тамашачыларыма рәхмәтлемен. Бу премия - бик зур бәя һәм зур җаваплылык. Безнең һәрбер артистыбыз аны алырга лаек дип уйлыйм. Бәхет быел безгә елмайды”, - диде Люция Хәмитова.

Дәүләт премияләре бүген Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантанада тапшырылды. Лауреатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10