ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Бердәнбер татар милли кинопроект Хабенский питчингына кертелмәде

26 апрель 2019, 19:03 , Фото: Абдул Фархан/архив

Бердәнбер татар милли кинопроект Хабенский питчингына кертелмәде Оештыручылар Айсылу Хафизованың Россия күләмендәге питчингта катнашу хокукын алган проектын төшереп калдырылуны техник сәбәпләр белән аңлата.

(Казан, 26 апрель,“Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинопроектлар питчингында катнашып, Константин Хабенский катнашында үткәрелгән “АРТХАБ” арт-резиденциясе питчингына катнашу хокукы алган бердәнбер милли проект - “Мәрьям чишмәсе” исемлектән төшереп калдырылган. Бу хакта кинопроектның авторы Айсылу Хафизова хәбәр итте.

Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге һәм “Время кино” дирекциясе Казан кинопроектлар питчингында катнашкан фильмнар арасыннан дүртесенә “АРТХАБ” арт-резиденциясе питчингка катнашу хокукы бирелгән иде. Казан питчингы ТР Мәдәният министрлыгында үтте. Проектларны “АРТХАБ” генераль директоры Михаил Волконадский сайлап алды. Җиңгән проектлар: “Звезда” (АлексейМатросов), “Дебаркадеры” (Мария Мурашова), “Мәрьям чишмәсе” (Малик Сафиуллин)һәм “Разговор” (Занда Какалия).

Айсылу Хафизова әйтүенчә, “Мәрьям чишмәсе” кинопроекты“АРТХАБ” арт-резиденциясе питчингына сайлап алу турыннан тыш катнашу хокукы алган. Әмма килгәч, проектның исемлеккә кертелмәве ачыкланган. “Мин тәкъдим ителгән бөтен проектлар турында тыңладым. Анда бер генә милли татар проекты да юк иде. ә “Мәрьям чишмәсе” – милли проект”, - ди Айсылу Хафизова.

Айсылу Хафизованың «Время кино» дирекциясе питчингына керүе очраклы булган. “Үз сценариемны ТР Мәдәният министрлыгы үткәргән конкурска тапшырган идем. Аның нәтиҗәләрен “Время кино” дирекциясе оештырган питчинг белән берләштерделәр һәм без питчингка катнашкан булып чыктык. Альбина Нафигова тәкъдимен кабул итеп, мин ул питчингта катнашырга булдым. Питчингка катнашучыларның яше 35тән артмаска тиеш булгач, яшь продюсер эзләргә туры килде”, - ди Айсылу Хафизова.

Айсылу Хафизова әйтүенчә, Волконадский АРТХАБ питчингына килүне сорап үзе шалтыраткан. “Сез килергә тиеш”, - Айсылу Хафизова Волконадскийның шул цитатасын китерде.

“АРТХАБ” арт-резиденциясе питчингы программа директоры Анна Фельдман әйтүенчә, монда милли проектның катнашуы техник сәбәпләргә бәйле – вакытында гариза тутырылмаган. Ул гариза булмады һәм презентация әзер түгел дигән. “Әмма ул (Хафизова) сентябрь аенда катнаша ала”, - диде Фельдман.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10