ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Красноярскида оборона заводы корпусларының берсенең түбәсе яна

26 апрель 2019, 18:42

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Егор Никитин). Красноярскида "Красмаш" оборона заводы корпусларының берсенең түбәсе яна. Бу хакта крайның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Ведомствода 2,5 мең квадрат метр мәйданда суыткычлар цехының түбәсе ишелгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Соңгы мәгълүматлар буенча янгын 24 мең квадрат метрга зыян китергән.

“Янгын дүртенче ранг катлаулылыкта. Бу безнең крайда иң зур ранг”, - диде министрлык вәкиле.

Аның сүзләренчә, янгынны сүндерүдә 94 кеше катнаша, 16 автоцистерна һәм биш автобаскыч кулланыла.

“Роскосмос”та хәбәр итүләренчә, завод үзе янмый, ә аның территориясендәге суыткычлар склады яна. Оборона предприятиясенә куркыныч янамый, дип ышандыралар Дәүләт корпорациясендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10