ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан укучылары Бөек Британия делегациясенә Тукай шигырьләрен дүрт телдә сөйләячәк

26 апрель 2019, 16:07 , Фото: Рамис Габасов

Казан укучылары Бөек Британия делегациясенә Тукай шигырьләрен дүрт телдә сөйләячәк Казанның Яңа Савин районындагы 9нчы мәктәп һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының “Бер мәктәп - бер ил” проектында катнаша.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рәмис Габасов). “Бер мәктәп - бер ил” проектында катнашучы Казанның Яңа Савин районындагы 9нчы урта мәктәп августта Бөек Британия делегациясен кабул итәчәк. Укучылар WorldSkills чемпионатында катнашучыларга Габдулла Тукай шигырьләрен татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә укыячак. 

“Безнең мәктәпкә Бөек Британия делегациясе беркетелгән. Без кунаклар өчен кызыклы программа әзерләдек. 17 яшьтән 22 яшькә кадәр булган 46 кешедән торган делегация көтәбез”, — дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгына мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Хәйруллина.

Урта сыйныф укучылары, инглиз теле, җыр һәм театр сәнгате укытучылары Бөек Британия кунакларын хәзер үк каршы алырга әзер. Алар экскурсия, шигырьләр һәм театраль тамаша, флейта һәм курайда кунаклар иленең гимнын башкарырга әзерләнгән.

“Без кунакларга Габдулла Тукайның иң танылган шигырьләрен дүрт телдә – татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә укыячакбыз. Кунакларны мәктәп белән таныштырачакбыз. Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектаклен инглиз телендә әзерләдек, кунакларга ошарга тиеш”, - дип сөйләделәр укучылар.

  • “Бер мәктәп - бер ил” программасында Казан, Лаеш һәм Яшел Үзән шәһәрләренең 57 мәктәбе катнаша. 2019 елның 22 августында WSI ил-әгъзаларының җыелма командалары аларга беркетелгән мәктәпләрдә булачак, үз илләре мәдәнияте турында сөйләячәк. Шулай ук WorldSkills дөнья чемпионатын оештыручы илнең мәдәни үзенчәлекләре белән танышачак.
  • 23-26 августта бу мәктәп укучылары KazanExpo мәйданчыгында һәм чемпионатта булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10