ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Шәймиев РФ Президенты ярдәмчесенә Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу хакында сөйләде

26 апрель 2019, 15:24 , Фото: tatarstan.ru

Шәймиев РФ Президенты ярдәмчесенә Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу хакында сөйләде ТР Дәүләт Киңәшчесе татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасында катнашканы өчен Анатолий Серышевка рәхмәт белдерде.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә РФ Президенты ярдәмчесе Анатолий Серышевны кабул итте. Татарстанның беренче Президенты аңа тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча «Яңарыш» проектлары турында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева с помощником Президента РФ А.А.Серышевым

Минтимер Шәймиев Анатолий Серышевка тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча «Яңарыш» фонды эшчәнлеге турындагы экспозицияне тәкъдим иткән. «Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» проекты хакында сөйләгән. Әлеге проектны гамәлгә ашыру быелның гыйнварында төгәлләнде. Ул кунакны шулай ук Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызуның барышы белән дә таныштырган. 

Анатолий Серышев Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммиты чараларында катнашу өчен килде. Бүген иртән ул татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасында катнашты. Чара Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

Встреча Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева с помощником Президента РФ А.А.Серышевым

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев һәм Анатолий Серышев республика һәм ил тормышындагы агымдагы вакыйгалар хакында да фикер алышты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнашты.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10