ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Шәрыкъ клубы активисты Туган тел көнен зуррак масштабта үткәрергә кирәк дип саный

26 апрель 2019, 14:53 , Фото: Владимир Васильев

Шәрыкъ клубы активисты Туган тел көнен зуррак масштабта үткәрергә кирәк дип саный Хәзер үткәрелә торган чаралар гел бер категория кешеләренә генә тәгаенләнгән, ди ул.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар яшьләренең 2000 еллар башындагы "Шәрыкъ" клубы активисты, журналист Гөлнара Нурмөхәммәтова фикеренчә, Туган тел көнен Казанда киңрәк масштабта үткәрергә кирәк. Бу фикерен ул бүген KAZAN EXPO күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылу уңаеннан оештырылган Туган тел бәйрәмендә "Татар-информ' хәбәрчесенә әйтте.

"Бүген иртә белән Казан шәһәрен йөрим, үземдә дә, күңелемдә дә бәйрәм рухы, ә урамда туган тел рухы юк. Әлбәттә, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, шигърият бәйрәме үткәрелә, әмма алар һәрвакытта да һаман бер категория кешеләр өчен генә. Татар теле шул бер кысаларда гына яши. Минемчә, туган тел бәйрәмен җәелдереп, бик зур масштабта үткәрергә кирәк. Һәрбер урамда матур плакатлар эленеп торсын, бар җирдә дә бәйрәм рухы булсын", - диде Гөлнара Нурмөхәммәтова.

Мәсәлән, бүген мин улыма әйтәм туган тел көне дип әйтәм, ә ул "әни, кая барабыз, ди". Музейда булганыбыз бар, садикларда, мәктәпләрдә һаман инде шул ук, дөресен генә әйткәндә, примитив бәйрәм чаралары үткәрелә. Ә менә бүген мин баламны кая алып барам? Безнең балалар бит яңалыкка тартыла, аларга безнең гореф-гадәтләрне өйрәтүне заманча эшләргә кирәк", - дип саный журналист.

"Без һаман кысаларда яшибез һәм без һаман балаларны шул кысаларда тәрбияләргә тырышабыз. Үз сүзләрен туры, төгәл әйтә торган балалар үсми, кызганыч. Һәм шул юнәлештә эшләсәк яхшы булыр иде", - дигән фикер җиткерде Гөлнара Нурмөхәммәтова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10