ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан китап нәшрияты Илһам Шакиров исемендәге концерт залы янында күргәзмә оештырган

26 апрель 2019, 14:23 , Фото: Владимир Васильев

Татарстан китап нәшрияты Илһам Шакиров исемендәге концерт залы янында күргәзмә оештырган Нәшриятның маркетинг бүлеге җитәкчесе бүген Тукай китапларына ихтыяҗ зур булуын әйтте.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Казан Экспо" күргәзмә комплексында Татарстан китап нәшрияты күргәзмә тәкъдим итә. Биредә Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылу, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак.

"Мәдәният министрлыгы киңәшмәсендә безгә, күргәзмә һәм сату белән чыга аласызмы, дип тәкъдим иттеләр. Без бик сөенеп риза булдык", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә нәшриятның маркетинг бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Хәмәдиярова.

"Китапларны алалар. Районнан килүчеләр сорый бигрәк тә, чөнки бүген барлык районнарда да китап кибетләре бар дип әйтеп булмый. Алар бер уңайдан Тукай китаплары белән кайтып китәргә җыеналар, шуңа сатудан канәгать без. "Шүрәле"не алып бетерә яздылар", - диде ул.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, классика һәрвакыт актуаль, аңа ихтыяҗ зур. "Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә Моабит дәфтәре шигырьләреннән кулъязмалар белән яңа басмасын чыгардык. Габдулла Тукайның балар һәм яшүсмерләр өчен "Сагыныр вакытлар" җыентыгы кабат чыкты. Бүген "Татар халык ашлары"н тәрҗемәдә татар телендә басылды", - диде ул.

"Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" китабын бик яраталар. Шулай ук, яңа чыккан китаплардан Газинур Моратның "Ике икең биш була", Әхәт Мушинскийның "Иренка" китапларын алып килдек", - диде Зөлфирә Хәмәдиярова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10