ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда ел саен уза торган шигърият бәйрәмендә утызлап татар шагыйре чыгыш ясады

26 апрель 2019, 13:26 , Фото: Рамиль Гали

Казанда ел саен уза торган шигърият бәйрәмендә утызлап татар шагыйре чыгыш ясады Шигърият бәйрәмен Мөдәррис Әгъләмнең "Тукайга хатлар" поэмасыннан өзекләр белән Казан театр училищесы студентлары башлап җибәрде.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда ел саен Габдулла Тукай көнендә уза торган шигърият бәйрәмендә утызлап татар шагыйре чыгыш ясады. Шигърият бәйрәменә халык мәйдан тутырып килгән иде.

Шигърият бәйрәме Мөдәррис Әгъләмнең "Тукайга хатлар" поэмасыннан өзекләр белән башланып китте. Шигырьләрне Казан театр училищесы студентлары укыды.

Халык алдында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады. Ул шулай җанга үтәрлек итеп Тукай шигырьләрен сөйли алган яшьләребез барында телебезнең. киләчәге барлыгына ышаныч белдерде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10