ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рәдиф Кашапов Илназ Гариповның “Мин татарча сөйләшәм”дә җырламавына аңлатма бирде

26 апрель 2019, 13:11 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Рәдиф Кашапов Илназ Гариповның “Мин татарча сөйләшәм”дә җырламавына аңлатма бирде “Илназ Гарипов форматка туры килмәде”, - диде Рәдиф Кашапов.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Җырчы Илназ Гариповны “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаштырмаганнар. Җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең катнашу-катнашмавы Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов белән хәл ителде дигән иде. “Татар-информ” хәбәрчесе бу хакта Рәдиф Кашаповның үзеннән сорады.

“Илназ Гарипов форматка туры килмәде. Әйдәгез комментарийларсыз калдырыйк. “Комментарийларсыз” дип языгыз”, - диде хәбәрчегә Рәдиф Кашапов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10