ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills чемпионаты барган көннәрдә Казансу елгасында суднолар хәрәкәте чикләнә

26 апрель 2019, 11:03

Суднолар хәрәкәте елганың Восстание – Дәрвишләр бистәсе аралыгында тимер юл күпереннән Миллениум күперенә кадәрге өлешендә чикләнә.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә WorldSkills чемпионатына әзерлек һәм үткәрү барышында Казансу елгасында суднолар хәрәкәте чикләнә. Шул хактагы документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә иминлекне тәэмин итү максатыннан елганың Восстание – Дәрвишләр бистәсе аралыгында тимер юл күпереннән Миллениум күперенә кадәрге өлешендә кечкенә, җилкәнле, спорт һәм прогулка көймәләрен куллану тыелачак», - диелә документта.

Әлеге участокта хәрәкәт 22 һәм 27 август көннәрендә 16.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр чикләнә. Бу чемпионатка әзерлек һәм үткәрүгә җәлеп ителгән судноларга кагылмаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10