ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Нурлат районында чыккан янгында 91 яшьлек әби зыян күргән

26 апрель 2019, 10:37 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Нурлат районында чыккан янгында 91 яшьлек әби зыян күргән Иске Әлмәт авылында 100 квадрат метрдан артык мәйданда йорт һәм мунча янган.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Нурлат районында чыккан янгында 91 яшьлек әби зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген төнлә Иске Әлмәт авылында йорт һәм мунчада янгын чыгуы хакында хәбәр килде. Янгынның мәйданы 105 квадрат метрдан да артып киткән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгында зыян күргән өлкән яшьтәге хатын-кызны Нурлат Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10