ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бүген Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә

26 апрель 2019, 09:19 , Фото: архив/Рамиль Гали

Бүген Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә Казанда һәм Арчада узачак чаралар исемлеге билгеле.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Татарлар гына түгел, республикабызда яшәүче барлык милләт вәкилләре дә 26 апрельнең гадәти генә көн түгеллеген элек-электән үк таный, белә. Г. Тукай туган көн — ул безне берләштерүче, рухландыручы көн.

Быел шагыйрьнең тууына 133 ел булуны билгеләп үтәбез. Ул хәзер Туган тел көне буларак уза. Шул уңайдан, бүген башкалабыз Казанда бәйрәм чаралары каралган. Татарстан Язучылар берлеге сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, аларда республика язучылары белән бергә Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Карачай-Черкессиядән килгән каләм ияләре дә катнашачак.

Казанда узачак бәйрәм чаралары:

09:00 – Тукай скверында Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу.

12:00 – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры яны. Тукай һәйкәле янында Шигьрият бәйрәме.

15:00 – «Казан-Экспо» күргәзмәләр комплексында Г.Тукай туган көнгә һәм Туган тел көненә багышланган тантана.

Арчада узачак бәйрәм чаралары: 

09:45 – Тукайның туган ягында – Арчада кунаклар каршылау.

10:30 – Яңа Кырлай авылында бәйрәм тантанасы.

12:00 – Кырлайда Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу.

12:15. – Кырлайда Г.Тукай музеенда экскурсия.

13.20 – Кырлайда Сәгъди йортында экскурсия.

15.30 – Кушлавыч авылында Г.Тукай музей-йортында экскурсия.

17.15 – Г. Тукайның әтисенең каберен зиярат кылу. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10