ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов яңа концерт залын ачачак һәм татар интеллигенциясе белән очрашачак

26 апрель 2019, 08:33 , Фото: архив tatar-inform

Миңнеханов яңа концерт залын ачачак һәм татар интеллигенциясе белән очрашачак Татарстанда Туган тел көне һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә багышланган чараларда катнашачак, шулай ук ТР Хөкүмәте Йортында берничә утырыш уздырачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бәйрәм иртәсен республика җитәкчесе татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башларга планлаштыра. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты «Татнефть» һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» компанияләре Директорлар советы утырышын уздырырачак. Башка мәсьәләләр арасында 2019 елның I кварталында Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең эше дә каралачак.

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясенә килергә планлаштыра, анда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Биредә Рөстәм Миңнеханов иҗат һәм фәнни интеллигенция вәкилләре белән очрашачак һәм Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залында булачак бәйрәм концертын караячак.

«Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, «Казан Экспо»га Татарстанның барлык районнары вәкилләре чакырылган. "Кунакларга уңайлы булсын өчен, республиканың һәр районына Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус автобуслар җибәреләчәк", – дип билгеләде Агентлыкның әңгәмәдәше.

Лилия Галимова сүзләренә караганда, Илһам Шакиров исемендәге яңа концерт залы баштан ук зур тантаналы чаралар үткәрү өчен билгеләнгән булган. Бина төрле форматларга трансформацияләнергә һәм иң заманча акустик система белән җиһазландырылган булырга мөмкин. Тулы сыйдырышлык 3 меңгә якын кеше тәшкил итә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10