ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Ир белән хатын намазны бергә укысалар, аның савабы 27 тапкырга күбрәк була - "Шәһри Казан"

26 апрель 2019, 07:21

"Намазны күңелдән укырга ярамый. Бу намаз дөрес булмый" , - Равил хәзрәт Бикбаев.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина). Газета укучыларыбыздан намазга кагылышлы сораулар шактый килә. Без аларның барысын бергә туплап, Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка юлладык.


– Дога кылганда, ике кулны күтәрәбез, кул учларының бер-берсенә тиеп торуы мәҗбүриме?

– Мәҗбүри түгел, әмма дога әдәбе һәм Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең сөннәте буенча ике учны күкрәк турысына күтәреп янәшә кую дөресрәк. Учларны җыеп бетермәүдә дә зыян юк. Иң мөһиме – доганы ихлас күңел белән кылу.

– Елга өстендә торып тәһарәт алган вакытта да суны исраф итмәскә кушалар. Кайбер чыганакларда, бер уч су да җитә, диләр. Аның чынлап та шулай тиешле күләме бармы?
– Суны алай үлчәп утырырга кирәкми, исраф кына итмәгез, булдыра алганча сак тотарга тырышыгыз. Тәһарәт алганда, кранны бөтен көченә ачып куярга кирәкми, әкрен генә агып торсын. Теш чистартканда, кранны ябып куеп та була. Суны чамадан тыш куллану – гөнаһ.

– Витыр намазын уку фарызмы?
– Витыр намазы ваҗиб, ягъни калдырырга ярамый, укымасаң, гөнаһлы буласың. Аны укымыйча иртәнге намазга басу дөрес түгел. Ястүдән соң аны укымаган булсаң, башта витыр намазын укыйсың, аннары – иртәнгене.

– Димәк, витырны ястүдән соң ук уку мәҗбүри түгел, иң мөһиме – иртәнге намазга кадәр укып өлгерергә кирәк?
– Әйе. Галимнәр әйтүенчә, тәһәҗҗүд намазына торырга гадәтләнгән булсаң, витырны тәхәҗҗүд намазыннан соң укыйсың. Тәхәҗҗүдне уку гадәте булмаса, ястүдән соң укырга кирәк.

– Тәхәҗҗүд намазы турында аңлатып китегез әле.
– Тәхәҗҗүд – төнлә укыла торган нәфел намаз, ягъни укысаң, саваплы буласың, укымасаң – гөнаһысы юк. Аны өч төрле итеп укып була: йокларга ятар алдыннан (әйтик, йоклап калудан курыкканда. Бу очракта башта ястү, аннары тәхәҗҗүд, аннан соң витырны укыйсың) яки төн уртасында, ә иң саваплысы – төннең өченче өлешендә. Кеше йокларга ятып, намаз вакытлары календаренда күрсәтелгән сәхәр тәмам дигән вакытка кадәр уяна да иң башта ике яки дүрт, алты яисә сигез рәкәгать итеп тәхәҗҗүдне, аннары витырны укый. Пәйгамбәребез (с.г.с.) тәхәҗҗүдне сигез рәкәгать, аннан соң өч рәкәгать витырны укыган. Әлеге намаз бик саваплы, ул мөэминнәрнең гыйззәте, әгәр дә кеше үз-үзен мәҗбүр итеп төнлә нәфел намазына махсус тора икән, бу аның ихласлылыгын күрсәтә. Намаз аны монафыйклыктан арындыра. Намазларын һәм изге гамәлләрен Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап өмет итеп һәм җәннәтле булыр өчен түгел, ә кеше күрсен һәм мактасын өчен кылу, гамәлләреңне кеше күрсен дип эшләү ул – монафыйклар сыйфаты.

– Намазны күңелдән укырга ярыймы? Әллә аны пышылдап укырга тиешбезме?
– Намазны күңелдән укырга ярамый. Бу намаз дөрес булмый. Сүрәләр һәм зекерләр барысы да пышылдап әйтелергә, кимендә иреннәр селкенергә тиеш.

– Хатын-кызның намазны чалбар киеп укуы тыеламы?
– Намазда аның тәне күренмәсен, ягъни киеме сыланып тормасын, үтә күренмәле дә булмасын. Күлмәге тезгә кадәр булып, аягында капрон оек икән, бу дөрес түгел. Оекбашы тыгыз яки калын булса, рөхсәт ителә. Чалбар да сыланып тормасын, киң булсын, өстендәге кофтасы да озын булса әйбәт. Әлбәттә, бу намаз намаздан китә, әмма хатын-кыз, ирләргә охшап, чалбардан йөрергә тиеш түгел.

– Яланаяк укырга ярыймы?
– Күлмәгең тубыкка кадәр булса ярый. Оекбаш кисәң, тагын да әйбәт.

– Ирләргә баш киеме кию мәҗбүриме?
– Ул сөннәт гамәл булып тора. Кимәсәң, гөнаһ түгел, әмма сөннәт буенча кию дөрес. 

– Мәчет намазын ничек укырга? Мәчеттә укылган өйлә яки икенде намазы шуңа керәме?
– Мәчеткә кергәнсең икән, анда мәчет намазы укып чыгу сөннәт. Сез кергәндә, әйтик, өйлә намазы җиткән икән, шуны укыйсыз, бу шулай ук мәчет намазыннан китә.

– Намаздагы сүрәнең берәр хәрефен дөрес итеп ятламыйча, тел бер күнегеп китеп, ул гел шулай әйтелсә нишләргә?
– Кеше аны төзәтергә тырышырга тиеш. Ләкин ул хата ике төрле булырга мөмкин: мәгънәне үзгәртә яки үзгәртми торган. Соңгысы булса, куркыныч түгел. Мәгънәне үзгәртә торган булса, төзәтергә ашыгырга кирәк. Ятлаган сүрәләрне берәр остазга укып күрсәтергә оялмагыз. Минем ятлаганым дөрес түгел дип, намазны калдырырга ярамый.

– Намазыңнан канәгать калмасаң, аны кабат укырга буламы?
– Намазга зыян китерерлек кимчелек булмаса, күңелгә ошамады дип кенә, кабат укымыйлар. Әгәр дә намазга зыян килерлек сәбәпләр булса, аны диндә мәкрух гамәлләр диләр, кире уку киңәш ителә.

– Намазны хушугъ белән укырга кирәк, диләр. Хушугъ сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз әле.
– Аллаһы Тәгалә: «Намазларында хушугълыкны саклаучы мөэминнәр, чыннан да, уңышка иреште» (Мөэминун: 1-2), – ди. Гарәп телендә «хушугъ» ул «түбәнчелек күрсәтү», «буйсыну» дигән мәгънәне бирә. Димәк, намазны без Аллаһка түбәнчелек күрсәтеп, бөтен күңелебезне биреп, үзебезне Аның каршында басып торган кебек хис итеп укырга тиеш.

– Намазның әҗер-савабы өлешләп бирелә дигәнне ничек аңларга?
– Намазның фарызларын укысаң, Аллаһның әмерен үтәдең, намазың намаздан китте дигән сүз. Әмма күңелең белән намазда булмасаң, аның савабы аз була. Намазны ашыкмыйча җиренә җиткереп һәм сөннәтләрен дә укысаң, сиңа савабы күбрәк языла. Тәсбих тә тартсаң, зекер дә әйтсәң, савапны тагын да артыграк аласың. Өстеңнән намаз уку бурычын гына төшермисең, зур бер багаж савап та аласың. Кыямәт көнендә килер ди фарыз намазлар һәм алар булыр ди тишекле-тишекле. Аллаһы Тәгалә шунда, башка саваплы гамәлләре бармы, дип сорар. Нәфел намазлар, сәдакаларың шул тишекләрне каплый. Сүз уңаеннан, сөннәт намазларын һичшиксез укырга кирәклеген дә әйтергә кирәк. Аларны калдырырга гадәтләнмәгез, кайбер галимнәр: «Гөнаһлы булырсыз», – дип тә кисәтә.

– Намаз уку теләге булып, сүрәләрне яттан белмәсәң, кулыңа китап тотып укудан зыян юкмы?
– Иң мөһиме: укысын гына, ләкин шул ук вакытта догаларны яттан өйрәнергә тырышсын.

– Ир белән хатын өйдә намазны бер вакытта яки бергә укымасалар ярыймы?

– Бу мәҗбүри түгел, әмма бергә укысалар, җәмәгать белән укыган кебек була һәм аның савабы 27 тапкырга күбрәк.

– Баланы намазга ничә яшьтән бастырырга?
– Җиде яшьтән. Уң белән сулны аера, 20гә кадәр саный башлагач өйрәтә башларга кирәк. Җиде яшьтән укымаса, гөнаһы әти-әнигә була.

– Тәсбих тарту урынына зекерне кул бармаклары белән әйтү саваплырак, имеш.
– Пәйгамбәребез, кыямәт көнендә бармакларыгыз намаз укуыгызга шаһитлык кылырлар, диде. Әмма ялгышудан курыксагыз, тәсбих тартыгыз. Меңәр тапкыр зекер әйткәндә дә, тәсбих җайлырак.

– Бай булу өчен, иртән тәсбих догасын укырга кирәк, диләр. Ул нинди дога?
– Пәйгамбәрдән андый хәбәр килә дип белмим. «Сүбханәллаһи вә бихәмдиһи, сүбханәллаһил-газыйм» фазыйләте турында аның үлчәүдә бик авыр, телдә бик җиңел дигән сүзләре бар. Аллаһны искә алган кешегә Ул бәрәкәтен бирә, ләкин аны махсус иртәнге намаз алдыннан әйтү мәҗбүри түгел.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10