ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Яңа "Татар әдәбияты тарихы" басмасына рус телле татар язучылары турында мәгълүмат кергән

26 апрель 2019, 10:28 , Фото: Султан Исхаков

Яңа Шәһәрдә яшәүче татарлар күбесе рус телендә иҗат итә, диде галим Әлфәт Закирҗанов.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Әлфәт Закирҗанов 8 томлык "Татар әдәбияты тарихы" басмасының 6нчы томында рус телле татар язучылары турында мәгълүмат барлыгын әйтте. Бу хакта ул "Татар әдәбияты тарихы" басмасына багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Татар телендәге әдәбият татар телендә генә булырга тиешме дигән сорауны бүген сез дә, без дә куябыз. Әмма чор, заман шундый ки, Рөстәм Кутуй рус телендә иҗат иткән икән, һәм аның иҗатында татар язмышы, татар кешесе, аның күңел хәләте, яисә татар яшәеше төрле планда чагылыш тапкан икән, без аны бик җиңел генә читкә җибәрә алмыйбыз”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

Пресс-конференция

Галим әйтүенчә, шәһәрдә яшәүче татарлар күбесе рус телендә иҗат итә. “Без аларның иҗатын барыбер өйрәнергә тиеш. Үзебезнең әлеге милли телле, татар телле әдәби хәрәкәткә, барышка, процесска алар да кушылып китә, дип саныйм мин. Әйткәнемчә, бу бәхәскә ноктаны заман куерга тиеш буладыр инде”, - диде ул.

“Монда язучының үзен кайсы милләт вәкиле итеп хис итүе тора инде төп фактор булып”, - дип нәтиҗә ясады Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе, "Татар әдәбияты тарихы" фәнни басмасын әзерләүчеләрнең берсе Айгөл Ганиева.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10