ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зәйдә хоккейчы Артем Лукоянов мастер-класс күрсәтте

26 апрель 2019, 02:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә хоккейчы Артем Лукоянов мастер-класс күрсәтте Бәйрәмнең икенче өлешендә мөмкинлекләре чикле балалар белән боз өстендә эстафета ярышлары оештырылды.

(Зәй,26 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Кичә Зәйдә “Добрый лед” дип аталган спорт бәйрәме үтте. Шунысы игътибарга лаек, чарада Россия чемпионы, 2017-2018 сезонда “Ак Барс” хоккей клубы составында Гагарин Кубогын отуда катнашкан хоккейчы Артем Лукоянов катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәмдә ул “Яшьлек” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең иң яхшы яшь спортчыларын бүләкләүдә катнашты, Зәйнең яшь хоккейчыларына мастер-класс күрсәтте.

Бәйрәмнең икенче өлешендә мөмкинлекләре чикле балалар белән боз өстендә эстафета ярышлары оештырылды, шәһәрнең хоккей командалары арасында дусларча очрашу турниры үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10