ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Чирмешән кадетлары “Аҗаган” уеннары бәйгесендә җиңгән

26 апрель 2019, 00:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән кадетлары “Аҗаган” уеннары бәйгесендә җиңгән Кадетлар мәктәп-интернаты базасында узган “Аҗаган - 2019” хәрби – спорт уеннарында безнең район командасы беренче урынны яулады.

 (Чирмешән, 26 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән кадетлары “Аҗаган” уеннары бәйгесендә җиңгәнӘлеге бәйгедә Кама аръягы зонасына кергән Аксубай, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат һәм Чирмешән районнары командалары көч сынашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу уеннарының максаты – армия сафларына алыначак үсмерләрне гражданлык һәм патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклауга әзерләү.

Уеннарны “Визитка” бәйгесе белән ачып җибәрделәр, монда Алексеевск командасына тиңнәр булмады. “Хәрби – тарихи викторина” сорауларын да бик тиз чиштеләр. Монда безнең район командасы иң күп очко җыйды. Гомумән, ярышлар тугыз төр буенча: “визитка”, стройда җыр башкару, топографик карта белән эшләү, йөгерү, химик һөҗүмнән саклану чараларын кию, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату, Калашников автоматын сүтеп-җыюбуенча узды, шуларның җидесендә кадетлар командасы җиңде.

-“Аҗаган” уеннарында ел да катнашабыз һәм гел диярлек призлы урыннар яулыйбыз, - ди кадетлар мәктәп – интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов. – Шуңа да быел зона этабын бездә үткәрергә булдылар. Командабыз составында 7-8 нче сыйныф укучылары иде. Уңышлы чыгыш ясасак та, кайбер бәйгеләрдә осталыкны арттырырга кирәклеген дә ачыкладык.

Ярышларда Алексеевск һәм Яңа Чишмә командалары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Беренче һәм икенче урын призерлары “Аҗаган” уеннарының финалында чыгыш ясаячаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10