ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамына багышланган зур бәйрәм оештырылды

26 апрель 2019, 03:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамына багышланган зур бәйрәм оештырылды Бәйрәм Айдар Метшин тәкъдиме белән башланып киткән "Минем шәһәрем урамнары" муниципаль проекты кысаларында узды.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамына багышланган зур бәйрәм оештырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шәһәрнең әлеге урамы истәлекле урыннары белән дан тота: биредә шәһәргә нигез салучы Николай Лемаев исеме белән аталган мәйдан, Мәңгелек ут, мемориаль комплекс, Муса Җәлил һәйкәле, музыка көллияте һәм Халык иҗаты йорты, "Җәлил" кинотеатры һ. б. биналар урнашкан.

Бәйрәм Мәңгелек ут янында тантаналы линейкадан башланды. Биредә Җиңү монументын төзүчеләр, шулай ук заманында шәһәргә Мамай курганыннан изге ут алып кайтучы түбәнкамалылар чыгыш ясады, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Тантанада төрле буын түбәнкамалылар катнашты.

Урамның һәр почмагында бәйрәм рухы хөкем сөрде: биредә иҗат коллективлары катнашында концерт, бәйге-ярышлар оештырылды, остаханәләр эшләде. Бәйрәм ахырында "Җәлил" кинотеатрында совет чорының "Высота" фильмы күрсәтелде.

Бәйрәм Айдар Метшин тәкъдиме белән башланып киткән "Минем шәһәрем урамнары" муниципаль проекты кысаларында узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10