ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Шәймиев: Татарстан мәдәни мирас объектларын саклап кала алуы белән аерылып торырга тиеш

25 апрель 2019, 19:11 , Фото: tatarstan.ru

Шәймиев: Татарстан мәдәни мирас объектларын саклап кала алуы белән аерылып торырга тиеш “Татарстан Болгар шәһәре белән Зөя утрау-шәһәрен торгызу буенча масштаблы проектны тормышка ашырды”, - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Татарстан Болгар шәһәре белән Зөя утрау-шәһәрен торгызу буенча масштаблы проектны тормышка ашырды. Без әлеге мәдәни объектларны саклап кала алуыбыз белән аерылып торырга тиеш”, - диде бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Татарстанның Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр һәм административ советы утырышында.

Минтимер Шәймиев Болгар шәһәре белән Зөя утрау-шәһәрен торгызу проекты уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. “Проект кыен булуга карамастан, эшләр җиңел барды. Бүгенге көндә уникаль мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру өлкәләрендә ныклы нигез булдырылды. Әлеге объектлар дөньякүләм танылу алды һәм халкыбызның зур байлыгына әверелде”, - диде ул.

Заседание Попечительского и Административного Советов Республиканского фонда возрождения памятников истории и культуры Республики Татарстан.Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев.

Минтимер Шәймиев әлеге проектта барлык кеше дә катнашуын әйтте. “Бу – алга таба да шундый эшләр башкаруга стимул булып тора, реаль һәм объектив үрнәк”, - диде.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Мәдәният министрлыгын һәм Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитетын мәдәни мирасның сакланганлыгын күзәтергә өндәде. “Эшләнгән эш туристларны җәлеп итү өлкәләрендә яхшырырга тиеш. Әлеге вакытта Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүнең конкрет планы эшләнә. Аларны ЮНЕСКО раслый”, - диде ул.

Заседание Попечительского и Административного Советов 
Республиканского фонда возрождения памятников 
истории и культуры Республики Татарстан.
Проводит Государственный Советник Республики Татарстан 
М.Ш. Шаймиев.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Болгар шәһәре белән Зөя утрау-шәһәре планнары расланган, Казан Кремле буенча эш бара.

“Әлеге эш бөтен халыкка кагылу сәбәпле, принципиаль таләп итәчәкбез. Байлыкны сакларга кирәк. Татарстан Болгар шәһәре белән Зөя утрау-шәһәрен торгызу буенча масштаблы проектны тормышка ашырды. Без әлеге мәдәни объектларны саклап кала алуыбыз белән аерылып торырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10