ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

ТР мөфтие: Ислам критерийларына туры килгән кыйммәтле кәгазьләр сайлап алуны булдырдык

25 апрель 2019, 18:12 , Фото: Егор Никитин

ТР мөфтие: Ислам критерийларына туры килгән кыйммәтле кәгазьләр сайлап алуны булдырдык «Ак Барс Капитал» белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте акцияләрне хәләл сайлап алу турындагы килешүгә кул куйды.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). «Ак Барс Капитал» идарә компаниясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. KazanSummit 2019 киңлекләрендә имзаланган документ ислам нормалары нигезендә кыйммәтле кәгазьләрне сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа методика Россиядә беренче хәләл пай инвестиция фонды өчен нигез булачак, дип хәбәр итте журналистларга идарәче компания вәкилләре. Мәскәү биржасында сәүдә итүче 280 төрдән артык акция арасыннан белгечләр ислам нормаларына туры килә торганнарын сайлады. Шуларның иң ликвидлы унысы нигезендә бишьеллык портфель булдырылды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ягыннан килешүне имзалаган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мондый инвестицион инструментның актуальлеген раслады.

«Пай инвестиция фонды базарда кыйммәтле кәгазьләрне сатып алу һәм сату белән шөгыльләнә. Базар төрле компанияләр акцияләренә бай. Аларның бер өлеше ислам этика күзлегеннән тиешле операцияләр белән шөгыльләнә, икенчеләре – юк. Без фильтрлауны һәм Ислам критерийларына туры килә торган кыйммәтле кәгазьләр сайлап алуны булдырдык», – дип аңлатты Сәмигуллин яңа методиканың эш механизмын.

Аның сүзләренә караганда, методиканы булдыру белән Россия ислам университеты белгечләре шөгыльләнгән, алар аны соңыннан Татарстан Диния нәзарәтенә тапшырган. Мөфтиятнең махсус органы – Голәмәләр шурасы проектны килештергән һәм аларга тышкы шәригать контролен булдырган.

Үз чыгышының ахырында ул мондый продукт мөселманнар арасында кирәк булыр дип фаразлады, чөнки счетлар акча сакларга гына түгел, акча эшләргә дә мөмкинлек бирә. «Шул ук вакытта барлык операцияләр ислам нормаларына туры киләчәк», – диде Татарстан мөфтие.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10