ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Галимә Айгөл Ганиева татар әкиятләре нигезендә мультфильмнар төшерергә тәкъдим итте

25 апрель 2019, 20:49 , Фото: Султан Исхаков

Галимә Айгөл Ганиева татар әкиятләре нигезендә мультфильмнар төшерергә тәкъдим итте Без балаларыбызны боза торган чит ил әкиятләре, мультфильмнары күрсәтәбез, ди галимә.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстан Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге хезмәткәре Айгөл Ганиева татар әдәбиятында мультфильм төшерерлек әсәрләр барлыгын әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ"да 8 томлык "Татар әдәбияты тарихы" басмасын әзерләүгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Безнең әкиятләрне балаларга мультфильм, әкият рәвешендә тәкъдим итү булсын иде. Аларда милли аң тәрбияләүдә, тарихи хәтерне саклау буенча кызыклы сюжетлар әзер”, - диде Айгөл Ганиева.

Галимә фикеренчә, татар әдәбиятында яшүсмерләргә кызыклы жанрда язылган әсәрләр булып та, без балаларыбызны боза торган чит ил әкиятләре, мультфильмнары күрсәтәбез.

“Яшүсмерләр ярата торган фентези жанры бар. Ул кинематографияда да алга киткән жанр. Әлеге жанр 20нче йөз уртасында барлыкка килә, Джон Толкиенның “Балдаклар хуҗасы” дигән әсәре белән бәйле. Елантау әсәрен чагыштыру - фентези, ул әкият белән фантастиканың кушылу тармагы. Шундый яңа жанр”, - диде Айгөл Ганиева.

Татар әдәбиятында фентези жанрында язылган әсәрләр бар. “Мәсәлән, Рабит Батулланың “Елантау” дигән әсәре фентези жанрында иҗат ителгән икән дигән нәтиҗәгә килдек”, - диде Айгөл Ганиева.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10