ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов: Хәләл продукция җитештерү безнең базарны үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә

25 апрель 2019, 16:43 , Фото: Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов: Хәләл продукция җитештерү безнең базарны үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә Россиядә 20 миллионнан артык мөселман хәләл стандартларына туры килә торган товарларга һәм хезмәтләргә мохтаҗ.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Хәләл стандартлары буенча сыйфатлы продукция җитештерү Татарстанның товарлар һәм хезмәтләр базарын үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit 2019 киңлекләрендә хәбәр итте.

«Без - продукцияне иң эре җитештерүче. Әгәр без сыйфатлы хәләл продукция җитештерергә өйрәнәбез икән, бу безнең базар өчен зур потенциал», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, хәләл продукция җитештерүне генә түгел, туризм, медицина һәм башка өлкәләрдә дә сыйфатлы хезмәт күрсәтү зарур. «20 миллионнан артык мөселман - бу хезмәтләр кирәк булган кулланучылар.

Россия - бик зур гүзәл ил. Бөтен дөнья дәүләтләрендә 1,5 млрд мөселман яши, безгә килсеннәр алар», - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты алдан Russia Halal Expo күргәзмәсендә булды һәм гарәп дөньясы илләреннән, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән хәләл-товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләр белән аралашты.

Саммитның пленар сессиясендә ул хәләл продукция Татарстан экспортының мөһим өлеше булырга тиешлеген билгеләп үтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10