ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Хөкүмәте ишегалларын төзекләндерү программасын эшләү белән шөгыльләнә башлады

25 апрель 2019, 16:23 , Фото: архив

Татарстан Хөкүмәте ишегалларын төзекләндерү программасын эшләү белән шөгыльләнә башлады
Программаны тормышка ашыру агымдагы елда башланырга мөмкин.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ишегалларын төзекләндерү буенча «Бердәм Россия» тәкъдимен хуплады. Аның кушуы буенча республика Хөкүмәте тиешле программаны эшләүгә кереште. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты «Бердәм Россия» партиясе вәкиленнән республика Дәүләт Советы сессиясендә яңгыраган тәкъдимне өйрәнде. Тулаем алганда, ул бу инициативаны хуплый, проектның гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән булуын аңлый. Ул инде Хөкүмәткә бу программаны агымдагы елдан гамәлгә ашыру өчен эшли башларга кушты», - дип сөйләде спикер.

Лилия Галимова Татарстан Президенты кушуы буенча республика Хөкүмәте барлык тәкъдимнәрне формалаштыра, программаны эшләү һәм финанслау чыганакларын билгеләү белән шөгыльләнә, дип өстәде.

«Минем аңлавымча, әгәр Хөкүмәтнең «Бердәм Россия» вәкилләре катнашында эшләнмәләре бар, программаны формалаштыралар икән, бу елдан башлап аны гамәлгә ашыра башларга мөмкин. Аның ничек күренергә тиешлеге турында күзаллаулары бар. Программаны Президентка тапшырганда, анда ни барын аңлаячакбыз. Хәзер эш бара», - дип аңлатты ул.

Татарстан Дәүләт Советының 47нче утырышында парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин «Бердәм Россия» партиясенең тәкъдимен җиткерде. Аерым алганда, киләсе елдан башлап иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерүгә акча бүлеп бирү тәкъдим ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10