ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов Төрекмәнстанда хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыша

25 апрель 2019, 15:58 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов Төрекмәнстанда хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыша

Татарстан Президенты Төрекмәнстанга ике көнлек эш сәфәре белән барачак.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе ялларда ике көнлек эш сәфәре белән Төрекмәнстанга барачак. Әлеге ил җитәкчесе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуда ул хезмәттәшлекне үстерүнең потенциаль юнәлешләре турында фикер алышачак. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Якындагы ял көннәре Республика Президентының эш көннәре булачак. Шимбә көнне ул ике көнлек эш сәфәре белән Төрекмәнстанга юл тотачак, – дип сөйләде спикер. – Татарстан Президентының Төрекмәнстан башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуы планлаштырылган. Хезмәттәшлекне ныгытырга, товарлар номенклатурасы күләмен арттырырга мөмкин булган юнәлешләр буенча фикер алышу планлаштырыла».

Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстан Президенты белән очрашуы турында сөйләгәндә, Галимова шулай ук беренче Каспий икътисади форумын үткәрү турында да фикер алышу планлаштырылуын әйтте.

«Бу елның августында Татарстан Президенты Төрекмәнстанда узачак беренче Каспий икътисади форумында катнашырга ниятли, – дип ачыклап үтте ул. – Рөстәм Нургалиевич «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе буларак, аның составында Төрекмән ягы вәкиллеге мәсьәләләре буенча да фикер алышачак».

«Шимбә көнне Татарстан Президенты килү уңаеннан Төрекмәнстанда яшәүче татарлар белән аның очрашуы планлаштырылган. Якшәмбе көнне Татарстан Республикасы Президенты Ахалтекин ат чабышы көне уңаеннан бәйрәм чарасында катнашачак.

Бу традицион бәйрәм, кунаклар бирегә бөтен дөньядан җыела. Бәйрәм программасына ат чабышлары гына түгел, халыкара форум, фәнни конференцияләр, төрле конкурсларга йомгак ясау, күргәзмәләр, башка чаралар керә», – дип хәбәр итте спикер.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10