ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Минтимер Шәймиев: Татарстанда 30 ел эчендә 1,5 мең мәчет төзекләндерелде һәм төзелде

25 апрель 2019, 15:04 , Фото: архив, tatarstan.ru

Минтимер Шәймиев: Татарстанда 30 ел эчендә 1,5 мең мәчет төзекләндерелде һәм төзелде ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, Татарстанда һәр дин һәм милләтнең урыны бар.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Узган гасырның 90нчы елларыннан башлап Татарстанда 1,5 меңгә якын мәчет төзекләндерелгән һәм төзелгән. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев KazanSummit 2019 форумы кысаларындагы «Россия – Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыруга» дигән пленар утырышта шулай дип белдерде.

Татарстанның беренче Президенты үз чыгышында билгеләп үткәнчә, KazanSummit – төрле ил, дин һәм милләт вәкилләре бергә җыелу, яңа элемтәләр урнаштыру һәм үзара хезмәттәшлек хакында фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык. Әле күптән түгел генә мондый мөмкинлек юк иде, чөнки Россия территориясендә атеистик дәүләт төзергә ниятләделәр.

«Мисал өчен, 90нчы еллар башында Татарстанда нибары 23 мәчет калган иде. Кыска гына вакыт эчендә 1,5 мең иман йорты торгызылды һәм эшли башлады. Бу иманның мәңгелек икәнлегенә ачык дәлил», - дип белдерде ул.

Участие Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова
в мероприятиях и встречах в рамках 
Международного экономического саммита 
"Россия – Исламский мир: KazanSummit 2019"

Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда төрле милләт һәм конфессия вәкилләре рәхәтләнеп уртак тел таба ала. «Татарстан – күпмилләтле республика, анда һәрбер дин һәм милләтнең урыны бар», - диде Шәймиев.

Ул шулай ук Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең эшчәнлеген билгеләп үтте. Аның кысаларында икътисади мәсьәләләр, хәләл продукция җитештерүне арттыру, ислам финанслары хакында фикер алышалар.

«Бу катлаулы дөньяда күп нәрсә бездән тора. Кызганыч ки, без еш кына динара һәм конфессияара каршылыклар белән очрашабыз. Безнең бурыч – әлеге көчләргә актив каршы тору. Без бергә булганда гына көчле», - дип сүзен йомгаклады ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10