ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Башкортстанда республика тарихы буенча диктант язачаклар

25 апрель 2019, 15:42

Акциядә белеме, яше, җенесе нинди булуга, кайсы милләт вәкиле һәм нинди динне тотуына карамастан рус телен белүче теләгән һәркем катнаша ала.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда 26 апрельдә республика тарихы буенча диктант язачаклар. Чара Башкорт автономиясе оешуның 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Диктант республикада яшәүчеләрнең төбәк тарихын һәм анда гомер итүче халыкларны ни дәрәҗәдә белүен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Чара ил һәм кече Ватан тарихына карата кызыксыну уятыр дип өметләнәбез», - дип искәртә оештыручылар.

Акцияне Башкорт дәүләт университеты Тарих һәм дәүләт идарәсе институтының Башкорт халкы тарихы фәнни-белем бирү үзәге оештыра. Тарихи диктанты язу өчен мәйданчыклар университетның Стәрлетамак, Сибай, Бөре һәм Нефтекама филиалларында эшләячәк.

Акциядә белеме, яше, җенесе нинди булуга, кайсы милләт вәкиле һәм нинди динне тотуына карамастан рус телен белүче теләгән һәркем катнаша ала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10