ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов: Хәләл продукция Татарстан экспортының мөһим өлеше булырга тиеш

25 апрель 2019, 13:01 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Хәләл продукция Татарстан экспортының мөһим өлеше булырга тиеш Татарстандагы 50гә якын предприятиенең хәләл продукция җитештерү һәм аны Россия базарында сату өчен аккредитациясе бар инде.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан предприятиеләренә хәләл продукцияне чит илләргә чыгару күләмен арттырырга кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммиты пленар сессиясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бүген без ислам дөньясы белән икътисади элемтәләрне киңәйтү юнәлешендә актив эшлибез. Дубай экспорт үзәге хәләл продукцияне экспортка чыгару өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча безнең хезмәттәшебез булып тора», - диде Миңнеханов. «Хәләл продукция Татарстан экспортының мөһим өлеше булырга тиеш», - дип өстәде ул.

Участие Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова
в мероприятиях и встречах в рамках 
Международного экономического саммита 
"Россия – Исламский мир: KazanSummit 2019"

ТР Президенты саммит кунакларына хәбәр иткәнчә, Татарстандагы 50гә якын предприятиенең хәләл продукция җитештерү һәм аны Россия базарында сату өчен аккредитациясе бар инде.

«Тышкы базарга чыгу өчен халыкара сертификация алырга кирәк. Бу федераль Хөкүмәт белән бергәләп эшләүне таләп итә», - дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан инициативасы белән Росстандарт каршында Хәләл продукция һәм хезмәтләрне стандартлаштыру буенча техник комитет оештырылган. Моннан тыш, Россиядә җитештерелгән хәләл продукцияне Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренә тәкъдим итү юнәлешендә эш алып барыла.

Участие Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова
в мероприятиях и встречах в рамках 
Международного экономического саммита 
"Россия – Исламский мир: KazanSummit 2019"

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10