ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татар теленнән халыкара олимпиадада япон егете Чихиро Тагучи Гран-при иясе булды

25 апрель 2019, 13:21 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар теленнән халыкара олимпиадада япон егете Чихиро Тагучи Гран-при иясе булды Чирмешән районыннан Лилия Гатина һәм Башкортстаннан Тимур Суфияновлар да Гран-прига лаек булдылар.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Япон егете Чихиро Тагучи, Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина һәм Башкортстаннан Тимур Суфиянов татар теленнән VII халыкара олимпиада Гран-при ияләре булды. Бу хакта әлеге минутларда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә Бөтенроссия туган тел форумында билгеле булды.

Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.

Чихиро Тагучи быел Бөекбритания исеменнән катнашкан. Узган елда ул анда укырга киткән булган. Чихиро былтыр да олимпадада катнашып, беренче урынны яулаган иде.

Гран-при ияләреннән тыш, олимпиаданың 20 катнашучысы җиңүчеләр исемлегендә. 60 кеше призер исеменә лаек булган.

Олимпиаданың йомгаклау этабы 22-25 апрельдә узды. Ул ике турдан торган: татар теле һәм әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихыннан язма тур; "Дөнья киңлегендә Татарстан" емасына проект эшләрен яклау рәвешендә телдән тур.

Олимпиадада катнашучылар түбәндәгеләр:

Татарстан мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 232 кеше;
Чит илләрнең укучы һәм студентлары - 37 кеше;
РФ төбәкләре мәктәпләре һәм якшәмбе мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары - 191 кеше;
Татарстан һәм РФ субъектлары студентлары - 40 кеше.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10