ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге янындагы кунакханәне 2021 елда ачарга ниятлиләр

25 апрель 2019, 12:18 , Фото: Михаил Захаров

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге янындагы кунакханәне 2021 елда ачарга ниятлиләр Объектның проект документлары инде әзер диярлек, диде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге янындагы кунакханәне 2021 елда файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» XI Халыкара икътисади саммиты кысаларында, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте.

«Проект инде әзер диярлек, барысы да яхшы. Кунакханәне ике ел эчендә сафка бастырырбыз дип өметләнәм», - диде ул.

Россия инвесторы күргәзмәләр үзәге янындагы кунакханә төзелешенә 2 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк.

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге, Мәскәүнең «Крокус Экспо» үзәгеннән кала, зурлыгы буенча Россиядә икенче урында тора. Ул 55 гектар мәйданны били.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10